Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар республика бюджетыннан субсидияләр бирелүгә конкурста катнаша ала

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ике юнәлеш буенча социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс игълан ителде:

1) гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру. Бу юнәлеш кысаларында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- социаль инфрастурктура объектларының һәркем файдалану өчен мөмкинлеген арттыру;

- шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләрендә иҗтимагый катнашу һәм гражданнарның инициативаларына булышлык итү;

- муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлеген үстерү, ял чараларының сыйфатын һәм мәдәни байлыкларның һәркем файдалану өчен мөмкинлеген арттыру;

- сәламәт яшәү рәвеше идеологиясен формалаштыруга этәргеч бирү һәм актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыру;

- халыкка өзлексез экологик белем бирү һәм агарту системасын үстерү, шул исәптән бакчачылык ширкәтләре өчен белем бирү программаларын тормышка ашыру;

2) гражданлык һәм сәяси культураны үстерү. Әлеге юнәлеш кысаларында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- гражданлык компетенцияләрен, иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр турында фикер алышуда күнекмәләрне һәм конструктив диалог традицияләрен үстерү;

- бай тарихи мирас базасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү;

- гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтуын үстерүгә этәргеч бирү;

- гражданлык җәмгыяте һәм иреклелек институтларын үстерү.

Конкурста закон белән билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм үзләренең гамәлгә куелу документлары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә “Коммерциячел булмаган оешмалар турында” Федераль законның 31.1 маддәсе белән каралган эшчәнлек төрләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан ким булмаган вакыт тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 2017 елның 27 сентябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефоннар буенча: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85

 ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International