Экологлар ярдәмендә Алексеевск районында чүплек бетерелде

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында авиаочыш кысаларында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп-чар 500 кв.м мәйданны чүпләп бетергән, чүплекнең күләме 100 куб.м тәшкил итә.

Алексеевск районы Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм аны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International