«Чиста Татарстан» программасының яңа чыгарылышын карамый калмагыз!

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген 18:30 һәм 22:30 «Татарстан 24» телеканалында сыйфатлы эчә торган су һәм су алу корылмалары урыннарына ревизия турында сөйләшәчәкбез.

Студиядә - «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең әйдәп баручы белгечләре: директор Марс Вәлиев һәм баш геолог Самат Вахитов.

Су корылмаларына ревизиянең ничек үткәрелүен, муниципалитетларда чиста су белән тәэмин итү өчен нәрсәләр кирәклеген һәм Татарстан районнарында су белән тәэмин итүне яңарту перспективаларының нинди булуы турында белерсез.

Безне 16 июльдә «Татарстан 24» каналыннан карагыз һәм республикабызның су ресурслары киләчәге турында фикер алышуда катнашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International