Татарстанда автотранспортның экологик яктан чиста булуын тикшерү дәвам итә

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә һавага чыккан газларның билгеләнгән нормативлары үтәлешен тикшереп тору һәм автотранспорт чараларының эшкәртелгән газларында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау буенча «Чиста һава» операциясе дәвам итә.

Операция кысаларында барлыгы 1665 автотранспорт чарасы, шул исәптән 1417 җиңел автомобиль, 60 йөк автомобиле һәм 188 автобус тикшерелде. Билгеләнгән нормативларны арттыру 25 транспорт чарасында ачыкланды, бу тикшерелгән машиналарның гомуми санының 1,5% өлешен тәшкил итә (20 җиңел автомобиль, 3 автобус һәм 2 йөк автомобиле).

15 июльгә тикшерүләр республиканың 17 муниципаль районында үткәрелә. Экология министрлыгы хезмәткәрләре атмосфера һавасын саклау өлкәсендә законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында аңлату эшләре алып бара, шулай ук административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзиләр.

Исегезгә төшерәбез, республика автоюлларында автотранспорт тикшерүләре «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International