Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары 3 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен гадәти булмаган «Су - ул тормыш» темасына танып белү-күңел ачу дәресен үткәрделәр.
Төп максат — сабыйларда экологик аң формалаштыру һәм планетабызның су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар мавыктыргыч экспериментларда катнаштылар: төрле матдәләрне эретеп, суның төсен үзгәртүен күзәттеләр, аның яктылыкны үткәрү һәм предметларны чагылдыру үзлекләрен өйрәнделәр. Бу тәҗрибәләр балаларга сулыкларның чисталыгының мөһимлеген һәм пычрануның экосистемага ничек йогынты ясавын аңларга ярдәм итте.
Тәрбиячеләр белән бергә балалар су турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзегәннәр. Инспекторлар табигатьтә су әйләнеше, чиста сулыкларны сакларга кирәклеге, елга һәм күлләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Дәрес уен белән тәмамланды, анда балалар белемнәрен ныгыттылар һәм бүләккә Экология министрлыгыннан ачык төсле буяу китапларын алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәресләр үсеп килүче буында экологик җаваплылык тәрбияләүдә мөһим адым булып тора һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.