2025 елның 6 июленнән 23 июленә кадәр «Костер» республика яшьләр үзәгендә «Беренчеләр вакыты: Табигатьне сакла!» республика профильле сменасы уза. Сменада бөтен республикадан 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 177 бала һәм яшүсмер катнаша.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре үткәргән экология дәресе смена программасының мөһим өлеше булды. Экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Энҗе Дмитриева катнашучыларга калдыкларны аерым җыюның һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләде.
Балалар түбәндәгеләр турында белделәр:
Балалар һәм яшүсмерләр үзләренең экологик практикалары белән уртаклаштылар: күпләр инде өйдә калдыкларны сортларга аера, күп тапкыр кулланыла торган сумкалар куллана, кыска сәяхәтләр өчен велосипедларга өстенлек бирә. Катнашучылар йөри торган мәктәпләрдә макулатура, батарея һәм башка икенчел чимал җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.
Дәреснең практик өлеше катнашучыларны мобиль экология лабораториясе белән таныштырды: белгечләр һава һәм су сыйфатын үлчәү ысулларын күрсәттеләр, заманча экологик җиһазларның эшен җентекләп аңлаттылар.
Мондый дәресләрнең төп максаты – үсеп килүче буында табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм яшьтән үк экологик культурага сеңдерү.
Чара азагында барлык яшь экологлар да файдалы экокиңәшләр белән истәлекле тематик буяу китапларын алдылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы профильле сменаны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга "Экологик иминлек" илкүләм проектына ярдәм итүдә республика яшьләре арасында экологик кыйммәтләр булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерә.