Татарстанда шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм су агызу системасында булган проблемалы объектларны үзгәртеп кору, модернизацияләү һәм төзү эшләрен үз эченә ала торган программа тормышка ашырыла. Болар – Биологик чистарту корылмалары, "Заречная" КНС, суалгыч объектлар, "Тэцевский", "Дербышки" суүткәргеч төеннәре һәм насос станцияле инженерлык челтәрләре.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән Росприроднадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ТР экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев республика күлләрен һәм елгаларын саклау өчен фосфорлы юу чараларыннан баш тартырга чакырды. Ул аңлатып узганча, Россиянең күп кенә су объектлары өчен, Татарстан да бу очракта искәрмә түгел, агулы матдә барлыкка китерүче зәңгәр-яшел суүсемнәрнең чәчәк ату проблемасы җитди тора. Сәбәбе – составында фосфор күп булган юу чараларыннан файдалану.
Татарстан "Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктату" өстенлекле проектны тормышка ашыруда актив катнашачак. Проектта гомуми 16,7 млрд сумлык 29 чара каралган. Шуның 9,0 млрд сумы – Россия бюджетыннан, 6,5 млрд сум – Татарстан бюджетыннан һәм 1,2 млрд сум – бюджетка карамаган чыганаклардан. Максаты – 2025 елга торак-коммуналь хуҗалыгы комплексында 25 чистарту корылмасын үзгәртеп кору һәм төзү юлы белән ташландык күләмнәрен 60%ка кадәр киметү.
Татарстанның өч: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Казансу елгасының су саклау зонасында агачлар һәм куаклар утырту буенча пилот проектын тормышка ашыруга кереште. Проект авыл хуҗалыгы секторыннан даими рәвештә булмаган диффуз агынтылар килүдән елганы саклауга юнәлдерелгән. Бу эш суның сыйфатын берничә мәртәбә яхшыртырга булышачак, ди экологлар.
Экология елы кысаларында 2016 ел белән чагыштырганда 6 мәртәбә күбрәк гидротехника корылмасы төзекләндерелгән. Республикадагы 3 меңнән артык торак йорт һәм 15 меңнән артык кеше куркыныч зонасыннан коткарылган, ярты миллионнан артык татарстанлы өчен яшәү иминлеге арттырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
19 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында (Казан ш., Павлюхин ур., 75) кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узачак. Төп темасы: хуҗалыкка бәйле һәм башка төрле эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисап тоту.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Г. Сидоров катнашында уртак киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышына журналистларны аккредитацияләү башланды.
Татарстанның беренче махсуслаштырылган экология сыйныфында укучылар республиканың тыюлыклы почмакларына виртуаль экскурсия ясады. Балаларга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясындагы вәкилләр, табигатьне саклауда махсус сакланучы табигать территорияләренең роле турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре сөйләде.
Тукраннар, шул исәптән Россия төбәкләре Кызыл китапларына кертелгәннәре дә, төшерелгән дүрт марка бүгенге көндә "Фауна России" сериясе кысаларында почта хезмәтләре өчен кулланыла. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.