Татарстанның Экология министрлыгында кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узачак

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

19 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында (Казан ш., Павлюхин ур., 75) кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узачак. Төп темасы: хуҗалыкка бәйле һәм башка төрле эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисап тоту. "Дәүләт контроле" программа-техника комплексы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләгәндә КУЭ субъектларында барлыкка килә торган сорауларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International