Татарстанның өч: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Казансу елгасының су саклау зонасында агачлар һәм куаклар утырту буенча пилот проектын тормышка ашыруга кереште. Проект авыл хуҗалыгы секторыннан даими рәвештә булмаган диффуз агынтылар килүдән елганы саклауга юнәлдерелгән. Бу эш суның сыйфатын берничә мәртәбә яхшыртырга булышачак, ди экологлар.
Хәзерге вакытта Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан көн саен су саклау зоналары карала һәм агынты су ташлаучы предприятиеләрдә тикшерү-күзәтү эшләре алып барыла. Республикада хәзерге вакытта республиканың туберкулезга каршы клиника диспансерында, Казанның туберкулез хастаханәсендә, Усадтагы спирт заводында, Биектау коммуналь челтәрләрендә һәм Казанның "ТЭЦ-3" предприятиесендә чистарту корылмалары үзгәртеп корылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте