Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Г. Сидоров катнашында уртак киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышына журналистларны аккредитацияләү башланды. Аккредитацияләү eco.press@tatar.ru электрон почтасы, (843)267 68 22, 89872 97 72 50 телефоннары буенча гамәлгә ашырыла. Журналистның, операторның, фотографның ФИА, туу датасын, ММЧ аталышын күрсәтергә кирәк. Чара 2018 елның 18 гыйнварында ТР Министрлар Кабинетында 13.00 сәгатьтә булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте