1 300 000 000 сум. Булдырылмый калган зыян күләме

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Экология елы кысаларында 2016 ел белән чагыштырганда 6 мәртәбә күбрәк гидротехника корылмасы төзекләндерелгән. Республикадагы 3 меңнән артык торак йорт һәм 15 меңнән артык кеше куркыныч зонасыннан коткарылган, ярты миллионнан артык татарстанлы өчен яшәү иминлеге арттырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. 22 гидротехника корылмасын капиталь ремонтлау нәтиҗәсендә газүткәргечләрне, электртапшыру линияләрен, элемтә линияләрен, социаль инфраструктура объектларын, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне, мөгезле эре терлек фермаларын һ. б. суның тискәре йогынтысыннан яклау мөмкин булган. Гидротехника корылмаларындагы һәлакәт аркасында 1,3 млрд сумнан артык күләмдә физик затларның гомеренә, сәламәтлегенә, физик һәм юридик затларның мөлкәтенә салынырга мөмкин булган зыянга юл ябылган.

"Табигать ресурсларын яңадан җитештерү һәм файдалану" дәүләт программасының "2012-2020 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында Татарстанда торышы канәгатьләндерерлек булмаган гидротехника корылмаларына, язгы су ташу чорында тискәре йогынты аркасында ихтимал һәлакәт очракларын булдырмый калу максатында, капиталь ремонт ясалды. 2017 елда җәлеп ителгән федераль субсидияләр күләме – 132 миллион сум. Республика бюджетыннан – 69,1 миллион сум, федераль субсидияләр хисабыннан тормышка ашырылган 224,3 миллион сум күләмендә өстәмә финанслау тәэмин ителде.

                    

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International