ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын күтәрергә ниятли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Ведомство тарафыннан “2018-2020 елларга товарлар файдаланудан калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында” Россия Хөкүмәте әмере проекты әзерләнгән. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы документны РФ Хөкүмәтенә керткән.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары, шул исәптән яраксызланган люминесцент лампалар ташлану очракларын ачыклады. Чүпләнгән урын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә. 

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

26 гыйнварда Рәссамның үзәк йортында "Беренчел хәлендәге Россия" V Россиякүләм фестивале старт алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Табигый фестивальдә быел берничә проект күрсәтеләчәк: Wildlife Photographer of the Year табигый фотографияләр конкурсында финалга чыгучыларның һәм җиңүчеләрнең күргәзмәсе, Антарктидага багышланган "Беренче юл салучы рус эзләре буйлап" экспозициясе һәм космостан төшерелгән сурәтләр.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узды. Очрашуның әһәмиятле темасы калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисап тотудан гыйбарәт иде. "Дәүләт контроле" программа-техника комплексы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләгәндә КУЭ субъектларында барлыкка килә торган сорауларга Экология министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе белгечләре җавап бирде. 


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өмәләр барышында территорияләрне чистарту һәм агач-куак утырту акцияләрендә 1 миллион 200 меңнән артык татарстанлы катнашты, бу исә республика халкының 2/3 өлеше, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев йомгаклау коллегиясендә. Гражданнарның экологик мәдәниятен арттыру, экологик мәгърифәтләү һәм белем бирү Министрлыктагы иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә, дип ассызыклады ул. 

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге вәкаләтләрнең бер өлеше Татарстанның Министрлар Кабинетына тапшырылды. Пычраткыч матдәләрне су объектларына һәм атмосферага чыгару өчен рөхсәт документлары хәзер Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан биреләчәк, бу исә төбәк дәрәҗәсендә табигатьтән файдаланучыларның су объектларына йогынтысын дәүләти җайга салуда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең уртак "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Г. Сидоров катнашында киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булды. 

 "Гомуми белем бирү системасында экология мәҗбүри фән булып тормый һәм факультатив рәвештә генә укытыла. Яшәеш күрсәткәнчә, бу гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә дә бүген республикада Экология министрлыгы инициативасы буенча һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы белән экологик белем бирүне үстерүгә яңа импульс бирелә", 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International