Зәңгәр-яшел суүсемнәргә каршы фосфатсыз кер юу порошоклары. Сулыкларны ничек коткарырга һәм Татарстан сулыкларындагы балыклар санын ничек арттырырга – бу хакта экология Министры Фәрит Габделганиев сөйләде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән Росприроднадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ТР экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев республика күлләрен һәм елгаларын саклау өчен фосфорлы юу чараларыннан баш тартырга чакырды. Ул аңлатып узганча, Россиянең күп кенә су объектлары өчен, Татарстан да бу очракта искәрмә түгел, агулы матдә барлыкка китерүче зәңгәр-яшел суүсемнәрнең чәчәк ату проблемасы җитди тора. Сәбәбе – составында фосфор күп булган юу чараларыннан файдалану. Министр Габделганиев көнкүрештә катнашында фосфор бик аз күләмдә булган фосфатсыз юу чараларыннан файдаланырга киңәш итте һәм мондый – сыйфатлы һәм арзанлы – продукциянең Татарстанда җитештерелүе хакында ассызыклады. "Республика өчен су объектлары экологиясен саклау – архи әһәмиятле бурыч. Чөнки безнең елгаларыбызда балык күп булырга тиеш, – диде Министр. – Аңлату эшләре аркасында чөгә балыгының уылдык чәчү территориясендә файдалы казылма алуга лицензиясе булган җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның кишәрлекләре чикләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзерге вакытта бу урыннарда җир асты байлыкларын алу эше тулысынча туктатылды, ә уылдык чәчү урыннарына туры килә яисә алар белән чикләшә торган урыннарга лицензияләр бирелми башлады. Файдалы казылмалар алганда эшкә җигелгән техника он-лайн тәртибендә тикшереп торыла. Мондый техника бортлы навигация җайланмасы белән тәэмин ителгән һәм "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тотыштырылган, ә кишәрлекләрнең чикләре турында мәгълүматлар "ТР Экология картасы" ДМС системасында визуализацияләнә.

Министр Идел-Чулман каскады сусаклагычларында эш режимнарын җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме составындагы системалы эшне дә билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, Куйбышев сусаклагычының оптималь динамика дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкин булган. Язгы чорда уылдык югалуга юл куелмаган; җәен яшь балыкларга симезлек туплау, ә көзен кышлау урыннарына күченү өчен уңай шартлар тудыручы дәрәҗәгә планлы корректировка ясалган. Боларның барысы да киләсе елларда балыкларның популяциясе шактый артуга ярдәм итәчәк, дип саный Габделганиев.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International