26 гыйнварда Рәссамның үзәк йортында "Беренчел хәлендәге Россия" V Россиякүләм фестивале старт алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Табигый фестивальдә быел берничә проект күрсәтеләчәк: Wildlife Photographer of the Year табигый фотографияләр конкурсында финалга чыгучыларның һәм җиңүчеләрнең күргәзмәсе, Антарктидага багышланган "Беренче юл салучы рус эзләре буйлап" экспозициясе һәм космостан төшерелгән сурәтләр. Танылган осталарның эшләре арасында "Беренчел хәлендәге Россия" россиякүләм яшь фотографлар конкурсында катнашучылар тарафыннан ясалган иң яхшы 30 кадр урнаштырылачак.
Фестивальнең кинопрограммасы буенча табигать турында Россиянең иң яхшы документаль һәм анимация фильмнары күрсәтеләчәк. Россиянең атаклы сәяхәтчеләре, галимнәр, документаль кино режиссерлары, үзебезнең һәм чит илдәге фоторәссамнар кунакларга үзләренең эше һәм иҗаты турында сөйләячәк, мастер-класслар уздырачак.
Волонтер елы кысаларында фестивальнең төп тематика көннәренең берсе Волонтер көне булачак, ул тере табигатьне саклау өлкәсендә ирекле оешмаларның һәм хәйриячелек фондларының эшенә багышланачак. Балалар өчен мастер-класслар һәм махсус программа оештырылачак.
Ай дәвамында натуралист фотографларның уникаль эшләре Мәскәүдә күрсәтеләчәк, соңыннан Россиянең башка шәһәрләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр дә аларны күрү мөмкинлеген алачак.
Фестиваль программасы белән сайтта танышырга була: http://www.fotocult.ru/
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте