Татарстанның Экология министрлыгында кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узды. Очрашуның әһәмиятле темасы калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисап тотудан гыйбарәт иде. "Дәүләт контроле" программа-техника комплексы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләгәндә КУЭ субъектларында барлыкка килә торган сорауларга Экология министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе белгечләре җавап бирде. Министрлыкның Экология күзәтчелеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Алмаз Закиров билгеләп узганча, хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.  Бу эш әйләнә тирәлеккә калдыкларның тискәре йогынтысын киметүне оештыру, барлыкка килә торган калдыклар күләмен һәм калдыкларны урнаштыру объектларында күмелә торганнарының санын киметү өчен кирәк.  
Исегезгә төшерик, Министрлыкта үзенең 8 территориаль идарәсе аша Хисаплылыкны кабул итү һәм тикшерү гамәлгә ашырыла, территориаль идарәләрдә Хисаплылык кабул ителә, шул ук вакытта кирәкле белешмәләрне тутырганда методик яктан булышлык күрсәтелә.
Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.
Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы ш., Җиңүгә 40 ел ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.
Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама ш., Красный ключ районы, Набережная ур., 7 й. Тел. 8 (8555) 45-66-56.
Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итә ала, түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.
Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе территориаль идарәсенә, түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.
Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама ТИ, түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а й. Тел. 8(84342) 5-35-19.
Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел арьягы ТИ, түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-34-46.
Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк ТИ, түбәндәге адрес буенча: Арча ш., Интернационал ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61. 
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлар өчен файдалы мәгълүматлар "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының хисаплылыгы турында" бүлегендә урнаштырылды: http://eco.tatarstan.ru/rus/ob-otchetnosti-subektov-malogo-i-srednego-796517.htm


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International