Волонтер елына – әзер. 2017 ел язы Татарстандагы 1 миллион 200 меңнән артык ирекле кешене берләштерде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Өмәләр барышында территорияләрне чистарту һәм агач-куак утырту акцияләрендә 1 миллион 200 меңнән артык татарстанлы катнашты, бу исә республика халкының 2/3 өлеше, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев йомгаклау коллегиясендә. Гражданнарның экологик мәдәниятен арттыру, экологик мәгърифәтләү һәм белем бирү Министрлыктагы иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә, дип ассызыклады ул.

"Чиста яр" табигать саклау акциясендә 30 меңнән артык татарстанлы катнашкан, 1000 якын су объекты тәртипкә китерелде. Акциягә җирле халык, иҗтимагый оешмалардагы активистлар, мәктәп укучылары, студентлар, предприятиеләрдәге хезмәткәрләр, ММЧ һәм спорт җәмгыяте вәкилләре дә кушылды. Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын уздыру барышында барлык министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан меңнәрчә экология чарасы уздырылды.  Үзенең хәбәрендә табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской билгеләп узганча, Экология елы илнең яңа, социаль җаваплы экологик куркынычсызлык образын формалаштыру мөмкинлеген бирде. "Ул безнең һәрберебез өчен әйләнә-тирә мохит торышы өчен шәхси җаваплы булуыбыз турында уйланырга сәбәп булды. Сезнең белән берлектә без Россия җәмгыятенең әйләнә-тирә мохитне саклау өчен чүп өемнәренә каршы көрәштә, браконьерлыкка каршылык күрсәтүдә, предприятиеләрдән чыга торган ташландыкларны, агынты суларны тикшереп торуда һәм, әлбәттә инде, экологик мәгърифәтләүдә бергә тупланып эшли алуын расладык. Бу гамәлләрдә бөтен ил буйлап 20 миллионнан артык кеше катнашты. Минем Татарстан Республикасында үзебезнең коллегаларга Экология елы кысаларында актив позицияләре һәм уртак эшләвебез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Биредә – сез, чыннан да, лидер булдыгыз", – дип ассызыклады федераль министр.

Республиканың экологиягә юнәлеш алуы федераль дәрәҗәдә югары бәя алды – Татарстан "Төбәкнең актив экология сәясәте өчен" сертификаты белән билгеләнде.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International