Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге вәкаләтләрнең бер өлеше Татарстанның Министрлар Кабинетына тапшырылды. Пычраткыч матдәләрне су объектларына һәм атмосферага чыгару өчен рөхсәт документлары хәзер Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан биреләчәк, бу исә төбәк дәрәҗәсендә табигатьтән файдаланучыларның су объектларына йогынтысын дәүләти җайга салуда катнашу мөмкинлеген бирәчәк. Шулай ук атмосфера һавасын саклау өлкәсендә дә рөхсәт алу процедурасы оптимальләштерелде. Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге рөхсәт документы шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан биреләчәк. Әлеге хәл Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсенең хәзерге вакытта төбәк дәүләт экология күзәтчелеген башкармавына бәйле, шуңа күрә дә, чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән ташландыкларны һәм ташлау өчен вакытлыча килештерелгән ташландыкларны билгеләгәндә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын да кертеп, күзәтчелек чараларының нәтиҗәләре исәпкә алынмый. Бу исә табигатьтән файдаланучыларга өстәмә административ каршылыклардан качарга булышачак.
Тиешле документка бүген Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыру турында Килешү имзаланды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте