ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары 20 квадрат метр урында санкцияләнмәгән чүплек булуын теркәде. Чүплек турында шикаять Түбән Кама районының Зур Афанас авылында яшәүчеләрдән алынды. Урынга чыккан экологлар билгеләгәнчә, көнкүреш калдыклары, автомобиль шиннары, агач калдыклары белән чүпләнгән урын физик затка карый. Биредә, үз гаражы территориясендә, гражданин йөк автомобильләрен ремонтлаган, ә калган калдыкларны урында җыеп барган.

Биектау районының "Бәләкәч" балалар бакчасында әйләнә-тирә мохитнең пычрану проблемаларына һәм чүпләрне аралауга багышланган танып-белү бәйрәме узды. Бер-берсе белән ярышып, бакчага йөрүче балалар "әкияти урман"ны пластиктан, кәгазьдән һәм башка калдыклардан чистартты, төргәкләрдәге экологик тамгаларны аныклады һәм чүпләрне контейнерларга аергалады.


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сусаклагычларны тикшерделәр һәм судан анализ үрнәкләрен алдылар. Бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 беренче көнендә табигый суның сыйфатын тикшерү максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы лабораториясе белгечләре су объектлары буенча чираттагы күзәтү эшләрен уздырды. Экологларның бер бригадасы катердагы күчмә КС-701 лабораториясе ярдәмендә Казансу елгасын тикшерде, икенчесе "Фламинго" патруль судносында Идел елгасына чыкты.

Чүплек газыннан альтернатив энергия чыганагы буларак файдалану. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында булып узган киңәшмәдә каты коммуналь калдыкларны саклаганда барлыкка килә торган чүплек газын туплау һәм утильләштерү өчен полигон сайлау турында сөйләштеләр.

Бүген Кыргызстан Республикасында Ак барсны һәм аның экосистемаларын саклау буенча глобаль программага идарә комитетының III утырышы башланды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаша.

Теге яки бу чүпнең күпме таркалуын ачыкларга һәм аны фракцияләргә аерырга. Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 катнашучы 1000 артык волонтер ГТОның "яшел" нормаларын уңышлы тапшырды һәм аерымалык тамгаларын алды.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифинг барышында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков санитар-экологик икеайлык йомгаклары турында сөйләде.

Минзәлә елгасында ике метр зурлыгындагы җәен балыклары йөзә, ә иң тәмле су – чишмәнеке, Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" җәйге лагерында ял итүче балалар туган төбәкләренең табигый байлыклары турында шулай сөйли. ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре уздырган экология дәресе барышында балалар үзләренең белемнәрен күрсәтте.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан башкаласында санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетларны билгеләп уздылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында булып узган киңәшмә барышында район башлыкларына бүләкләр тапшырды.


8
июнь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Түбән Камада эш визиты белән булды. Түбән Кама дамбасын үзгәртеп кору буенча күчмә киңәшмә узды, шулай ук Түбән Кама сәнәгать төенен үстергәндә экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International