ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында экологик тәрбия һәм халыкны агарту турында сөйләнәчәк. Студия кунаклары – ТР Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм табигатьтән файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. Чакырылган экспертлар Татарстанда экологик мәгариф системасының корылышы турында, якын киләчәктә республикада яшәүчеләрне нинди табигать саклау чараларының көтүе турында сөйләячәк.

15 сентябрьдә республиканың барча территориясе буйлап генераль өмә узачак. Бөтендөнья чисталык көне кысаларында Татарстан "Илнең генераль өмәсе", "Яшел Россия" һәм "Булдырырбыз!" экология акцияләренә кушылачак.

Рус география җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, битараф булмаган гражданнар һәм А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды драйверлары 30 000 м² яр буе зонасын һәм Казансу елгасының 2 500 м² төбен чүп-чардан чистартты.

Җыештырырга – бөтен гаилә белән! Нурлат шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Татьяна Чибидина укучыларга гына түгел, ә аларның ата-аналарына да шундый чакыру белән мөрәҗәгать иткән. Газиз районда әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итү максатында укытучы "Әти, әни, мин – экогаилә" акциясенең инициаторына әйләнгән.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Киров өлкәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алла Албегова җитәкчелегендә килгән хезмәттәшләр Татарстанның экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән танышты. Атмосфера һавасының сыйфатын территориаль күзәтү системасы һәм экологлар эшендәге техник яңалыклар турында делегациягә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.

19 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Чиста су. Казан" IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс узачак. Конгресс-күргәзмә чарасы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Су ресурсларының федераль агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырыла.

Яр Чаллы укучылары санкцияләнмәгән чүплек урынын һәм аның сәбәпчеләрен ачыклады.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Табигать саклау нормаларының бозылуын Түбән Камада яшәүче кеше телефон камерасына теркәгән. Фотодан күренгәнчә, изоляция материаллары калдыкларын төягән КамАЗ машинасы күпкатлы йорт яныннан китеп бара. Соңыннан – шәһәр читендә – калдыклар туфракка ташлана.

Быелның май аенда Әлмәт районының Түбән Мактама штп төзелеш калдыклары белән чүпләнгән территория ачыкланды. Калдыкларны законсыз урнаштыру урыны 160 квадрат метр тәшкил итте. Морфологик составы буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ремонт эшләре алып барылган шәһәр учреждениесен ачыклады, соңыннан – хокук бозучыларның эзенә төште.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6642 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2833 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1068 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 927 хәбәрләмә каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International