Су - табигать могҗизасы!

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер генә мәртәбә булса да могҗиза күрергә хыяллана, шул ук вакытта могҗизаларның гелән әйләнә-тирәбездә булуын абайламый да. Шуларның иң гаҗәепләреннән берсе - су. "Мин Су иясе, Су иясе, берәүнең дә килми мине күрәсе. Сазлык - минем буамда, их, берәү килсә ичмаса...",  - Буаның "Әкият" гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз чыгышларын әнә шулай башлады. Балалар күрсәткән экологик әкиятнең асылы шуннан гыйбарәт: судан башка хайваннар, үсемлекләр, кешенең тормышы була алмый. Тик Җирдә су запаслары чикләнгән, аларны алыштырып та, арттырып та булмый. Су хасил булу процессы бик акрын бара, шуңа күрә планетабызның барлык кешеләренә су кебек могҗизага сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк.

Чарада балалар болытлар, яңгыр турында шигырьләр сөйләде, табышмаклар чиште.

Су турында без барысын да беләбез кебек. Әмма ул үзендә бихисап гаҗәеп һәм могҗизалы нәрсәләрне саклый икән. Табигать ресурсларына сакчыл караш планетабызда тормышны озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә дәрес кысаларында алган белемнәренең кирәге чыгар һәм алар чып-чын "су сакчыларына" әверелер, дип ышанабыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International