Кама Тамагында елга ярыннан тиешенчә файдаланмаганнар. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә экологлар законсыз омтылышка чик куйды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Кама Тамагы районындагы су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлегенә чик куелды. Полиция бүлеге хезмәткәрләре Идел елгасының яр буе полосасында экскаватор-погрузчикка юлыккан. Мәгълүматларны алгач, административ эшне тикшерүгә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары кереште. Алар эшләрнең, кунак комплексы заказы буенча материал чыгару һәм алга таба куллану максатларында, төзелеш-монтаж компаниясе тарафыннан үткәрелүен билгеләде. Әлеге факт буенча экологлар компаниянең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Су объектының яр буе саклагыч полосасын, су объектының су саклау зонасын хуҗалык яки бүтән эшчәнлекне чикләүне бозып файдалану" 8.42 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмә төзеде, административ штраф салды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International