"Хранимиры" - бүген сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә сукыр балалар өчен әнә шундый исемдәге китаплар сериясен тәкъдим иттеләр. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Соңгы дистә елларда экологик агарту китапханәләр, шул исәптән сукырлар өчен махсус китапханәләр эшенең өстенлекле юнәлешләре исәбенә ныклап кереп урнашты. "Хранимиры" балаларга экология турында бәян итә һәм балаларны әйләнә-тирәлекне яратырга һәм сакларга өйрәтә. "Начало" һәм "Живая вода" китапларының авторы - Елена Владимировна Журек. Ул инанганча, "Һәркемдә Хранимир яши, без барыбыз да табигать балалары, проблемалар һәм җәмәгать клишеларына баткан өлкәннәрнең күңел түренә үтеп керү кыенрак. Ә бала өчен чиста дөньяда яшәү һәм аның турында кайгырту табигый хәл. Хранимирлар турында китаплар сериясенең азагы була алмый, фәкать күп нокталар гына. Чөнки аның дәвамы - тормыш үзе. Балалар табигатьне хөрмәт итәргә өйрәнерме? Аның белән бердәмлектә яши алырлармы?" Китаплар сериясе Россиянең сукырлар өчен барлык махсус мәктәпләре һәм китапханәләренә китереләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте