Студентларга фәнни тикшеренүләр өчен барлык кирәкле шартларны тудыру һәм гамәли тәҗрибә алуны тәэмин итү. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков республиканың иң зур югары уку йортлары профильле кафедралары, институтлары, факультетлары башлыклары белән очрашты. "Фәнни бергәлектә булган идеяләр алга хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Безнең яшь тикшеренүчеләребездә, студентларыбызда гаять зур интеллектуаль һәм идарә потенциалы салынган, уртак эшне тагын да ныграк активлаштыру зарур", - дип билгеләп үтте табигать саклау ведомствосы башлыгы. Очрашу кысаларында табигатьне саклау тематикасына курс һәм диплом эшләрен язу һәм яклау, иң яхшы тикшеренү эшләренә конкурс үткәрү, шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләрендә практика узу мәсьәләләре каралды.
Катнашучыларның җыелган тәкъдимнәре нәтиҗәләре буенча киләсе биш елга уртак эшчәнлекнең стратегик бурычлары формалаштырылачак һәм билгеләнәчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте