15 ноябрь - Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Бөтендөнья рециклинг көне, яки Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне. Чараның төп максаты - хакимиятләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм сәнәгать структураларының игътибарын ресурсларның чикләнгәнлеге, арзанрак чималны файдалану хисабына әзер продукциянең бәясен киметү проблемасына җәлеп итү һәм әйләнә-тирәлекне пычратуга каршы көрәшү. Икенчел эшкәртү (калдыклар рециклингы һәм утильләштерү) дип чүпне яки калдыкларын яңадан куллануны яки әйләнешкә кайтаруны атыйлар. Беренче тапкыр бәйрәмне 1997 елда Америка Кушма Штатларында билгеләп үткәннәр. Аның бурычы америкалыларны калдыкларны икенчел эшкәртүгә бирү һәм икенчел чималдан эшләнгән продукцияне сатып алу белән кызыксындыру була. Вакытлар узу белән әлеге бәйрәм АКШтан читтә дә тарала. Бу көнне күп кенә илләрдә традиция буенча, аларны чүп эшкәртү һәм икенчел чимал җыю аспектлары белән таныштыру максатыннан, семинарлар, экскурсияләр һәм башка чаралар уза.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International