Ел башыннан бирле экологлар җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозуның 128 очрагын ачыклаган инде.
Игътибар! Сезне фототозак “сәламли”! Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Жемчужная урамына (биредә яшәүчеләрдән, кайбер адәмнәрнең, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урынга ташлап калдыруларыннан зарланып, шикаятьләр бик еш алына) яңа фотокапкын урнаштырды.
113 тонна макулатуры – кисеп ташлаудан йолып калынган 1100 агач дигән сүз. Татарстан Республикасында үткәрелгән “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал!” Бөтенроссия эко-марафоны этабы нәтиҗәләре әнә шундый. Республикабызның уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, барлык торак пунктлар предприятиеләре һәм компанияләре бер ай дәвамында, алга таба файдалану максатыннан, катыргы һәм кәгазь җыюда катнашты.
Мамадыш шәһәре мәктәпкәчә учреждениеләре педагоглары, башлангыч сыйныфлар укучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирүче педагогларның әнә шундый темага район семинар-практикумы булып узды. Чарада Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре бүген эш атнасын чисталык урнаштырудан башлап җибәрде. Экологлар Министрлык территориясендә кар таратты һәм чүп-чарны җыйды. Безнең һәркайсыбыз чисталыкта яшәргә омтыла – табигый теләк бу, дигән фикердә ведомство белгечләре.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 915 мөрәҗәгать кергән.
Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез җылы котлауларны кабул итегез!
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре бер гражданинның мөрәҗәгате нигезендә җир законын бозу фактын теркәгән.
Буа шәһәре “Ромашка” балалар бакчасында, экологик агарту максатыннан чыгып, “Чиста шәһәр синнән башлана” дигән темага экология дәресе булып узды.
Балалар агачларны саклап кала, табигатьтә үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнә һәм язга сөенә.