Яшьләр экологик берләшмәләренең һәм студентлар оешмаларының иң актив вәкилләре, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары “ЭКОдулкын” Яшьләр экологик оешмаларының IV форумына җыела.
Агымдагы елның яз башыннан Идел елгасында гидрологик хәлләр көтелмәгәнчә килеп чыкты, дип хәбәр ителә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә арендага бирелә торган җир кишәрлегендә экология таләпләрен бозуны ачыклаган. Алар рейд тикшерүе барышында гражданнарның Нәриман елгасына килеп-китеп йөрүенә комачаулардай киртәгә (яр буе линиясеннән 3 метр ераклыкта, ә ул 20 метр ераклыкта булырга тиеш) юлыккан.
Мамадыш шәһәренең “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче актив һәм иҗади сабыйлар “ЭкоЯз – 2019” кысаларында пластик шешә капкачларын җыю акциясендә катнаша. Капкачларның төрен-төргә аерып тапшыру – чүпне аерып җыю һәм аны икенчел эшкәртү юлында тәүге адым. Чараны оештыручылар әйтүенчә, балалар ризыкларыннан калган буш банкалар, соклар капкачларын һәр көн саен китереп кенә торалар.
Узган ялларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының, Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә, Зөя буйлап көймәдә экологик йөзүе тәмамланды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан шәһәре Киров районында нефть продуктлары түгелү турында гражданнардан алынган мөрәҗәгать кысаларында, шул урында булып кайтты. Экологлар чыннан да, 150 м2 мәйданда җирне пычратуга юл куелганлыгын раслады. Гомуми химик анализ үткәрү һәм хәвефлелек классын билгеләү өчен пычраткан матдә һәм туфрак пробалары алынды.
Буа шәһәрендә санитария-экология икеайлыгы кысаларында “ЭкоМода2019” фестивале үткәрелде.
Хәзерге вакытта Жигулевсий гидроузелы аша су җибәрү киметелгән. Шулай итеп, Кама сусаклагычына (Кама тармагы) агучы су ташкыны сизелерлек арткан.
Экологлар, вертолетка утырып, Лаеш, Питрәч, Биектау районнары һәм Казан шәһәре өстеннән очу барышында табигатьне саклау законын бозуның 100дән артыграк очрагын ачыклаган.
Теләк булганда, олыбыз да, кечебез дә яраткан елга-күлләребезне саклау эшенә саллы өлеш кертә ала.