Мөслим районында яшәүчеләргә экология мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов Мөслим районында яшәүчеләргә табигатьне саклау законы буенча килеп туган сорауларына җавап бирде. Кабул итүләр барышында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре, шулай ук халыкны экологик агарту темасы каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча квалификацияле, тулы җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International