Кама аръягы идарәсе хезмәткәрләре Сарман лагеренда табигатьне саклау чарасын үткәрде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Мәктәп укучылары җәйге каникул чорында да экология белемнәрен үзләштерүдән туктамый. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сарман районының “Олимпийские надежды” лагеренда табигатьне саклау чарасын уздырды.  Балалар иң элек, отрядларга берләшеп, визитка-чыгышлары ярдәмендә үзләре белән таныштыру мөмкинлегенә иреште. Алар үз чыгышларында экологик эшчәнлекнең мөһимлеген чагылдырырга тырышты, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтнең зарурилыгы турында сөйләде. Дәрестә балалар яфраклы һәм ылыслы агачларның үзенчәлекләре, аермалыклары турында белде, лагерь территориясендә үсеп утырган агачларның биеклеген һәм яшен билгеләргә тырышты. Лагерьда ял итүчеләргә шулай ук экологлар эшчәнлегенең төп өлкәләре, калдыкларны аеру кагыйдәләре һәм ни өчен аларны сортларга аеруның мөһим икәнлеге турында сөйләп үтелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International