Әлмәт районының “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләр – табигать белән бер дулкында! Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик белем дәресе уздырды. Иң элек сабыйлар белән практик элементларны үз эченә алган уеннар оештырылды. Экологлар раславынча, уен нигезендә оештырылган дәрестә белемнәр җиңелрәк үзләштерелә. Дәрес барышында балалар табышмаклар чиште, сүзтезмәләрнең мәгънәләрен, эколог һөнәре турында бик күпне белүгә иреште. Моннан тыш аларга, чагыштыру өчен, әйләнә-тирә мохитне пычрату һәм пычратуның аянычлы нәтиҗәләре тасвирланган фотосурәтләр белән беррәттән, чип-чиста табигать сурәтләре күрсәтелде. Хәтта иң-иң нәниләр дә ботаклары буенча чыршы, нарат, кедр һәм карагайны танырга өйрәнде. Әңгәмәдән соң балалар оешмасында тәрбияләнүче сабыйлар викторинада катнашты, шуннан соң аларның һәркайсы үзенә ошаган үсемлек орлыгын утыртты. “Орлыкларның үсүен күзәтү балаларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, бәлки әле әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен баету мөмкинлеге дә бирә”, – дип фикерләре белән уртаклашты ведомство хезмәткәрләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте