Чаллыда батареяләр җыю атнасы уздырыла

2019 елның 9 июле, сишәмбе

23 майда “Duracell батареяләрен җыю атнасы” дигән киң колачлы проект старт алган иде. Махсус контейнерлар Россия шәһәрләре буйлап “йөри” һәм һәркайсында берәр атна “тукталыш” ясый. Шул шәһәрләрдә яшәүчеләргә җыелган батареяләрне бушлай тапшыру мөмкинлеге бирелә. Проект башланганнан бирле контейнер Казан һәм Алабугада булырга өлгергән инде. Хәзер бу акция Чаллыда бара. Иске батареяләр һәм аккумуляторларны 14 июльгә кадәр Габдулла Тукай Яр буена илтеп тапшырырга мөмкин. Эштән чыккан химик ток чыганакларын данәләп тә, пакетларга тутырып та алып килергә була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International