Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Нурлат шәһәре “Родничок” 1нче балалар бакчасында экологик юнәлештә дәрес уздырды. Инспекторлар нәниләргә экология, әйләнә-тирә мохитнең сакланылышы турында күпне сөйләде, шулай ук чүпкә каршы көрәшү серләрен ачты. Баксаң, балаларның яңа белемнәр үзләштерүгә әзер булулары гына түгел, үзләренең дә кунакларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйли алулары ачыкланды. Чара кысаларында бакча территориясендә табигый материалдан һәм эшкә яраксыз материалдан рәсемнәр, эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды.
“Җәйге чорда экологик тәрбия эше көчәя. Балалар участокта чәчәк түтәлләре эшләүгә актив кушыла, табигатьне саклау буенча төрле чараларда актив катнаша. Экология дәресләре ата-аналарда да зур кызыксыну тудыра. Бу исә безгә эшебезне дөрес юнәлештә алып баруыбызга ышаныч тудыра”, – ди экологлар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте