Экологик белемнәр үзләштерү өчен искиткеч мәйданчык! Арчаның “Ышаныч чыганагы” балалар реабилитация үзәгенә йөрүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булып китте. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Балалар анда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нәрсәләрне белүләрен, нәрсәләрне бигүк белеп җиткермәүләрен – барысын да күрсәтүгә иреште.
Инспекция хезмәткәрләре укучыларга табигый һәм ташландык сулар, туфрак, атмосфера һавасы һәм сәнәгатьтән һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләр пробаларын алу һәм аларны анализлау турында сөйләде, анализ ясауның физик-химик ысуллары белән таныштырды. Укучыларга шулай ук лабораториянең техник тәэмин ителеше күрсәтелде. Кыскасы, экскурсия балаларга микроскоп аша җан ияләренең гаҗәеп дөньясын ачты. Чарада теориягә түгел, ә практик өлешкә басым ясау укучылар күңелендә бик зур канәгатьлек хисләре тудырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте