«Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агуы турында без бу елның сентябрендә язган идек.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы фәнни-гамәли эшләр конкурсына заявкалар бирү вакытын озайта. Бу яшь галимнәр өчен үз эшләнмәләрен тәкъдим итү һәм актуаль экология проблемаларын хәл итүгә өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Россия Федерациясе Хөкүмәте процедураны тизләтеп, комплекслы экологик рөхсәтләр (КЭР) алу тәртибенә үзгәрешләр кертте. Документларны тикшерүнең максималь срогы 63 дән 27 эш көненә кадәр кыскартылган. Шулай ук КЭР яңадан рәсмиләштерү процедуралары да төшереп калдырылган.
Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы клиентларны бәяләү стандартларын кертүне дәвам итә.
Бүген Әлмәттә «Экология» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән «Чиста мирас» олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, көндезге этапта беренче, читтән торып уку туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 152 укучы очрашты.
Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскада сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды.
“ТР Экология картасы” системасында куркынычсызлык таләпләре кысаларында үткәрелә торган техник эшләр тәмамланды. Станцияләрдән мәгълүматлар яңадан реаль вакыт режимында алып барыла. Халыкка уңайлы булсын өчен сайтта урнаштырылган куар-код буенча АСКЗА мәгълүматлары бүлегенә күчәргә мөмкин.
Нурлат районының “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә “Планетаны коткарабыз” исемле мавыктыргыч экология мастер-классы узды. Бу чара – бишь яшьлекләрдән алып балигъ булу бусагасында торган яшүсмерләргә кадәр - төрле яшьтәге балаларны берләштерде.
Баулы районында нефтьне аварияле түгү очрагында гамәл кылуга юнәлтелгән өйрәнүләр узды.
Representatives of the Ministry of Ecology of the Republic of Tatarstan, the Ministry of Transport of the Republic of Tatarstan and the Ministry of Construction of the Republic of Tatarstan took part in it. The meeting summarized the interim results of the implementation of national projects and identified areas for further work.