Табигать турында кайгырту дәресе Чүпрәле районында узды

2026 елның 20 феврале, җомга

Идел аръягы идарәсе инспекторлары Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылындагы 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасында булдылар. Белгечләр тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрделәр һәм аларга табигатьне сакларга ярдәм итүче гади гадәтләр турында сөйләделәр.

Балалар агач һәм куак ботакларын сындырырга, чәчәкләрне һәм үсемлекләрне йолкырга, урманда учак ягарга ярамаганын, ә чүп – чарны урна һәм контейнерларга гына ташларга, ә кәгазьне, пластикны һәм батареяларны мөмкин булганча эшкәртүгә тапшырырга кирәклеген истә калдырдылар.

Хайваннар дөньясының байлыгына, аның үзенчәлекләренә һәм экосистема өчен әһәмиятенә аерым игътибар бирелде. Балалар күчмә кошлар турында тыңладылар һәм кыш көне Татарстанда нинди канатлы кошлар күрүләрен искә төшерделәр.

Экоурок азагында барлык балалар да министрлыктан истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International