Бүген ТР Дәүләт Советының VII чакырылышының 18 нче утырышында Фәрит Мөхәммәтшин экология министры Азат Җиһаншинга рәхмәт хатын тапшырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Азат Илдус улы закон чыгару эшчәнлегендә һәм иҗтимагый проектларда актив катнашуы, шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетындагы нәтиҗәле эше белән истә калган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Экология министрлыгын гыйнварда җитәкләгән Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.
Экология министрлыгы башлыгы республика җитәкчелегенә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
"Минем өчен игътибарга һәм ышанычка лаек булу зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Әлбәттә, мин бу ышанычны аклау өчен бөтен көчемне, энергиямне һәм тәҗрибәмне кулланачакмын», — дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.