ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Контроль органнары һәм эшкуарлар арасында үзара хезмәттәшлекне яхшырту, шулай ук тикшерүләр һәм профилактик чаралар үткәрү процессын гадиләштерү максатларында «Инспектор» мобиль кушымтасында эшләүгә багышланган укыту видеороликлары белән танышырга тәкъдим итәбез.


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Идел буе районында төзелеш калдыкларын ташлау нәтиҗәсендә китерелгән зыян мәҗбүри рәвештә кайтарылды. Исегезгә төшерәбез, хокук бозу ТР Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан узган елның июлендә үк ачыкланган иде. 

2024 елның 1 декабреннән 2025 елда Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм тикшереп тору чараларын башкаруга бәйле чыгымнарны тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүне сайлап алуда катнашучы коммерциягә карамаган оешмалардан (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) заявкалар кабул итү башлана.

ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Ютазы районының Урыссу штп. рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыкладылар. 


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар тапшыру тәмамланырга ун көн генә кала. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы инициативаларны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. 

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды. 

Ел башыннан ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә килгән 8352 мөрәҗәгатьнең 7483ен карап чыктылар һәм хәл иттеләр.

Кукмарада 7 нче балалар бакчасында  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» исеме белән интеллектуаль уены узды. Чарада мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты.


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Нурлатның «Сәләт» сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты узды. 


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстанның яшь рәссамы Анастасия Толстикова «Төрле төстәге тамчылар» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында Гран-При иясе булды. Аның «Ат коенуы» эше жюри әгъзаларын әсир итеп, кыйммәтле җиңү китерде! Рәссам бүләккә, сәнгать дөньясында үз талантын алга таба да үстерү өчен, стилуслы график планшет алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International