Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре алгы сызыкка чираттагы, инде 7 гуманитар йөк тапшырды.
Сугышчыларга алар элек сораган барлык кирәкле әйберләрне сатып алдылар. Луганск өлкәсенең Северодонецк шәһәренә перчаткалар, футболкалар, башлыклар, гигиена предметлары һәм азык-төлек продуктлары җибәргәннәр.
"Җибәрелгән һәр посылка-безнең «без сезнең белән сезгә ышанабыз»дип әйтү ысулы ул. Бу безнең ярдәмнең, рәхмәтнең, ә иң мөһиме безнең уртак җиңүебезгә ышанычның бер өлеше", - дип билгеләп үтә ведомство хезмәткәрләре.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Ватанны саклаучыларга актив ярдәм итә. СВО сугышчыларына медикаментлар, маскировка челтәрләре, газ плитәләре һәм беренче кирәкле әйберләр җибәрелгән иде инде. Министрлык хезмәткәрләреннән гуманитар ярдәм 2022 елдан башлап Луганск һәм Донецк өлкәләренә җибәрелә.