Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары автомобиль транспортында йөк ташу буенча махсуслашкан р.м. Әхмәтов шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең җитештерү базасына профилактик визит белән бардылар.
Территорияне һәм җитештерү биналарын тикшерү барышында табигатьне саклау законнары таләпләренә туры килмәүләр ачыкланды. Белгечләр производство экологик контроле программасының расланмавын ачыкладылар, шулай ук куркынычлыкның 3 категориясе предприятиеләре өчен мәҗбүри булган уңайсыз метеорологик шартлар килеп чыккан очракта чаралар планы килештерелмәгән иде.
Визит нәтиҗәләре буенча эшмәкәргә ачыкланган хокук бозуларны билгеләнгән вакытта бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Профилактик визитлар ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»248 нче Федераль законның 52.1 маддәсе нигезендә үткәрелә. Мондый чаралар кысаларында экологлар объектларны карап чыгарга, кирәкле документация соратырга, шулай ук анализ һәм экспертиза өчен пробалар алырга вәкаләтле.