Нәрсә ул экология һәм кем ул эколог? Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай гимназиясенең иң яшь укучылары өчен дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрен тикшерделәр. Рейдның предметы җир асты байлыклары турындагы законнарны үтәү булды.
Экология министрлыгы белгечләре Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең беренче сыйныф укучыларына табигатьне саклауның һәм калдыкларны аеруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Экологик очрашу макулатура җыю буенча «Бумбатл» Бөтенроссия акциясенә ярдәм итү максатыннан уздырылды.
Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кайбыч районында Ульянково авылы читендә төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыюны ачыкладылар.
18 октябрьгә кадәр Федераль су ресурслары агентлыгының «Төрле төстәге тамчылар» гомумроссия балалар рәсеме конкурсына заявка бирергә өлгерегез. Иң яхшы эшләр Берләшкән Милләтләр Оешмасының Климат үзгәрү мәсьәләләре буенча конференциясенә җибәреләчәк. Ул 11-22 ноябрьдә Бакуда традицион Су көне кысаларында узачак.
Бүген безгә ТЯГ журналистлары Киндер поселогындагы вәзгыятьне шәрехләүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Биредә 2 нче Югары тыкрыкта санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән.
Арчаның 6 нчы урта мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары өчен интеграцияләнгән әдәбият һәм экология дәресе үткәрелде. Чакырылган кунаклар ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре булды.
ТР Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары Вишневка поселогында Питрәч урамындагы төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны ачыкладылар.
Бүген Казанда Союздаш дәүләтнең Гидрометеорология һәм табигый мохит пычрануын мониторинглау комитетының уртак коллегиясенең 78 нче утырышы уза. Чарада Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы гидрометхезмәтләре хезмәткәрләре катнаша.
«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 23 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «БумБатл» Бөтенроссия экологик акциясе узачак. «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге.