Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 483 мөрәҗәгать кергән, аларның 342 хәл ителгән инде.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 309 мөрәҗәгать килгән. «Халык контроле» системасында 115 сорау теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 50 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм 9 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр темасына килә – 143 мөрәҗәгать. Шулай ук атмосфера һавасы буенча 106 хәбәр килде, 86 – суның сыйфаты буенча һәм башка мәсьәләләр буенча 148 хәбәр килгән.
Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды.