Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәгәннәр.
Беренче чүплек Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә ачыкланган. Калдыкларны рөхсәтсез җыю мәйданы 23 кв. м тәшкил итә.
Тукай районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү бирелде.
Икенче чүплек Илбухтино авылында ачыкланган. Кагыйдә бозу мәйданы 32 кв. м тәшкил иткән.әлегә кар катламы зур булу сәбәпле, төгәл күләмне билгеләү мөмкин түгел.
Тукай районы башкарма комитетына да кисәтү юлланган.