Чаллы шәһәрен күчмә тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары Академик Королев ур., 11 адресы буенча урнашкан автозаправкада булдылар. Объектта мотор ягулыгы белән ваклап сату алып барыла, 4 бензоколонка эшли.
Эшчәнлеген «Идар»ҖЧҖ башкара. Тикшерү барышында объектның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы буларак дәүләт исәбенә куелмавы ачыкланды.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә I – III категорияле объектлар, объект категориясенә карап, вәкаләтле федераль яисә төбәк органында дәүләт исәбенә куелырга тиеш.
Бүгенге көндә «Идар» ҖЧҖендә законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм объектны исәпкә кую турында кисәтү игълан ителде.