Яңа Чишмәдә предприятие экологлар тикшергәннән соң күрсәтмә алды

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Мәҗбүри профилактик визит кысаларында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Яңа Чишмә авылында урнашкан «Мостовик» ҖЧҖендә булдылар. 

Тикшерү барышында экологлар предприятиенең җитештерү территориясен, җитештерү һәм куллану калдыкларын вакытлыча саклау урыннарын, торбаларны, вентиляция шахталарын һәм һава үткәргечләрне үз эченә алган стационар оештырылган матдәләр чыганакларын карадылар. 

Предприятиенең 1-5 класслы куркынычлы калдыкларга паспорты булмавы ачыкланды.  

Әлеге экологик документациянең булмавы «җитештерү һәм куллану калдыклары турында»89-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы таләпләрен бозу булып тора. Мондый хокук бозу өчен РФ КоАП 8.2 маддәсе буенча җаваплылык каралган.

«Мостовик» ҖЧҖенә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International