Яшь тикшеренүчеләр Азнакайда узган конференциядә экологик проектларын тәкъдим иттеләр

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбендә «Открытие» XVI практик конференциясе узды, анда укучылар үзләренең фәнни өлкәдәге тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

«Табигый-фәнни юнәлеш» секциясендә жюри әгъзалары Булыпик буе идарәсе инспекторлары чыгыш ясады. Белгечләр экология һәм әйләнә-тирә мохит темасына 15тән артык эшне бәяләделәр.

Балалар виноград сабагында очрый торган кристаллар — рафидларны тикшерделәр. Укучылар шулай ук биоягулыкның уңай һәм тискәре якларын анализладылар, пыяланы икенчел эшкәртү һәм башка кызыклы проектлар турында сөйләделәр.

Яшь тикшеренүчеләр бүген үк республиканың экологик иминлегенә юнәлдерелгән инновацион алымнар тәкъдим итәргә әзер булуларын исбатладылар.

"Мондый чаралар үсеп килүче буында экологик фикерләүне формалаштыра, бу «экологик иминлек»милли проекты максатларына ирешү өчен мөһим. Азнакай районы укучыларының табигатьне саклау мәсьәләләре белән кызыксынуларын күрү сөендерә", - дидеик буе идарәсе инспекторы Эльза Вәлиева.

Конференция йомгаклары буенча иң яхшы проект авторларын Экология министрлыгы призлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International