ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2023 елда ТР территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында коммерциясез оешмаларга Татарстан бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс игълан итте. Конкурста «Протон» инновацияле-техника үзәге» коммерциясез автоном оешмасы җиңүче булды.


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләр һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә, 2021 елда тотылган чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирү буенча бәйге игълан итте.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:

- экологик культура формалаштыру;

- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү. 


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: гражданнар җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү шартлары тудыру. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте Зеленодольск, Буа, Болгар һәм Арчада экологик бәйрәмнәр үткәрүгә 1,55 млн.сум акча алачак. Татарстан волонтерларының проекты Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга икенче конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International