«Протон» коммерциясез оешмасы Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алачак

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләр һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә, 2021 елда тотылган чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциясез оешмаларга субсидияләр бирү буенча бәйге игълан итте. Бәйгедә «Протон» инновация-техника үзәге» автономияле коммерциясез оешмасы җиңүче дип табылды.

Гаризалар 2022 елның 12 июленнән 2022 елның 22 июленә кадәр кабул ителде.

Гаризалар 2022 елның 25 июленнән 2022 елның 26 июленә кадәр каралды.

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/otbor-na-vozmeshchenie-zatrat-svyazannih-s.htm һәм https://eco.tatarstan.ru/otbor-na-obespechenie-zatrat-svyazannih-s.htm   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International