Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә экология дәресе уздырган.
Әлмәт шәһәре “СФЕРА” планетариенда “Ярдәм кулын суз” проекты кысаларында “Кыш көне кошларны ашатыгыз” дигән акция узган.
Карап торышка гадәти генә тоелган әйберне ничек итеп мәсәл, әкият яки хикәя героена әйләндерергә? Арча районы Үрнәк балалар бакчасын табигый материалдан эшләнгән үзенчәлекле әйберләр белән бизәгәннәр.
Чаллы шәһәре “Алан” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәргән экология чарасында “Буратино”, “Золушка”, “Рыцарь”, “Снежная королева” образларына кереп алган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Питрәч урта мәктәбенең 2нче гомуми белем бирү мәктәбе 6 һәм 8 нче сыйныфлар укучылары белән чүпне аерып җыю зарурилыгы турында әңгәмә үткәргән.
Теләче 1нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән кошларның әйләнә-тирә мохиттәге роле һәм кышкы чорда аларны ашату үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.
Көндәлек тормышта экологияне саклау ягыннан үзләрен дөрес тотарга өйрәткәннәр һәм моңа этәргеч биргәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 40нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән файдалы экологик гадәтләрнең, чүпне аерып җыюның һәм җаваплы куллануның мөһимлеге турында сөйләшкәннәр.
Чара “Эколята – Дошколята” дигән табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты кысаларында оештырылган. “Теремок” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, экологик төстәге – яшел киемнәр киеп, табигатьне саклау турында шигырьләр сөйләгән, тематик рәсемнәр һәм плакатлар ясаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә беренче сыйныф укучылары белән кеше кулы кагылудан сакланып килүче территорияләр – тыюлыклар турында сөйләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен гадәти булмаган экскурсия үткәргән.