Изге традиция! Әлмәттә мәктәп укучылары яңа җимлекләр элгәннәр

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре “СФЕРА” планетариенда “Ярдәм кулын суз” проекты кысаларында “Кыш көне кошларны ашатыгыз” дигән акция узган. Чарада  “Игелеклелек бүләк ит” (“Дари Добро”) фонды, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре һәм шәһәрнең “Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты” хезмәткәрләре катнашкан. Укучылар белән үткәрелгән акция кысаларында кайсы кошларның кышын җылы якларга очып китүе, җимлекләрне дөрес итеп ясау серләре һәм канатлы дусларыбызга нинди ризыкларны ашатырга кирәклеге турында аңлатылган. Балалар шулай ук ТАССР оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан булдырылган Татарстан символикасы төшерелгән тәлинкәләрне буяган.

Чарада катнашучылар файдалы әңгәмәдән соң “Сәламәтлек” паркы территориясендә яңа җимлекләр  урнаштырган. Волонтерлар – 7нче урта мәктәбе һәм 19 нчы урта мәктәбе укучылары җимлекләргә илтүче юлларны үзвакытында чистартып торырга вәгъдә биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International