«Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2020 елның 15 сентябреннән 17 октябренә кадәр «ЭКВЕСТ» IV Республика онлайн конкурсын үткәрә.
Хәзер порталда 2020 елның 14 сентябренә кадәр катнашучы командаларны теркәү бара.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте Зеленодольск, Буа, Болгар һәм Арчада экологик бәйрәмнәр үткәрүгә 1,55 млн.сум акча алачак. Татарстан волонтерларының проекты Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга икенче конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылган.
Ел саен, 15 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – халыкның экологик культурасын формалаштыру, җәмәгатьчелеккә экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында хәбәр итү, шулай ук экологик фикер йөртә белгән гражданны тәрбияләү һәм әзерләү.
Биредә оештырылган “Аерып җыярга вакыт” акциясендә волонтерлар, “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары һәм, гомумән, калдыкларны аерып җыю мәсьәләсенә битараф булмаган барча кеше катнашты.
700дән артыграк табигатьне саклау акциясе, 10000нән артыграк тыңлаучы белән биш йөз экологик дәрес, палатка лагерьлары, хайваннарны яклау акцияләре һәм башка бик күп чаралар. Бүген “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка 2019 елдагы эш йомгаклары турында сөйләде.
Республиканың яшьләр экологик хәрәкәте үзләренең тәүге юбилейларын гөрләтеп уздырды. Татарстанда “Чиста булачак” үсеше – зур гына бер идеянең 5 ел эчендә киң колачлы оешмага әверелү тарихы ул.