Уңайлы, мобильлекле, файдаланып була торган! Экологик белемнәр көнендә «Чиста булачак» яңартылган сайт эшләтеп җибәрә

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Ел саен, 15 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – халыкның экологик культурасын формалаштыру, җәмәгатьчелеккә экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында хәбәр итү, шулай ук экологик фикер йөртә белгән гражданны тәрбияләү һәм әзерләү.

Әлеге максатларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ел саен «ЭКОяз», «Мәктәп экопатруле», «Эколидер» кебек республика конкурслары, коммерциясез оешмалар өчен субсидияләр бирү буенча конкурс оештыра (тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга була – http://eco.tatarstan.ru/rus/konferentsii-konkursi-granti.htm), шулай ук халыкара һәм Россия акцияләренә дә ярдәм ителә, табигатьне саклау буенча әсбаплар чыгаруга, юннатлык хәрәкәтен үстерүгә һәм актив яшьләр белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә.

Үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары Министрлыкның төп партнерлары булып кала. Бүген Экологик белемнәр көненә алар үзләренең яңартылган budetchisto.tatar сайтын тәкъдир итә. Хәзерге вакытта ресурс тулысынча эшли, ә менә аны тулыландыру һәм актив итү сайттан кулланучының һәркайсына бәйле.

Фотоматериаллар, видеороликлар, элемтә өчен мәгълүмат, планнар һәм хисаплар, документлар, конкурс материаллары, экологик хәрәкәт тарихы һәм идеологиясе хәзер бер порталда тупланган. Интернет-ресурс бердәм мәйданчыкта экологик эшчәнлек буенча үзара хезмәттәшлек итәргә һәм мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирәчәк:

- Сайтта актуаль экопроектлар турында мәгълүмат алырга, чараларның документлары белән танышырга, хәрәкәтнең төп вакыйгалары турында белергә мөмкин.

- «Чиста булачак» сайтыннан төрле экран рөхсәте булган барлык гаджетлар һәм компьютерлар ярдәмендә файдаланырга мөмкин.

- Үзегезне кызыксындырган мәгълүматны табуы җиңел. Рубрикатор яшьләр теләген исәпкә алып эшләнгән, барлык мәгълүмат хәрәкәттә катнашучыларның үзләре тарафыннан язылган.

- Сайт бүлекләрендә хәрәкәт активистларының һәм тарафдарларының карашларын, мәнфәгатьләрен чагылдыра торган төрле мәгълүмат бирелгән.

- Экоактивистларның эшчәнлек нәтиҗәләре саннарда чагылдырылган, әлеге күрсәткечләр арта гына барачак.

«Чиста булачак» хәрәкәте сайтына кушылыгыз! Гаризаны тутыр, яңалыкларга языл, яңалыкларны күзәтеп, чараларда катнашып, яшел команда составында әйләнә-тирәлеккә ярдәм ит!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International